Главная »
2011 »
Февраль »
24 » Хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәрләр семинары
16:32 Хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәрләр семинары |
24 февраль көнне Саба гимназиясенең хезмәтне саклау кабинеты базасында мәктәпләрдәге җаваплы хезмәткәрләр өчен «Хезмәтне саклау буенча документация алып бару» дигән темага өйрәтү характерындагы семинар-кинәшмә үткәрелде. Мәгариф булеге баш белгече Н.Т. Ракова мәктәпләрдә хезмәтне саклауның торышы, киләчәккә бурычлар турында сөйләде. Ю.Симет урта мәктәбенең Гарифуллина Д.Г., Завод-Ныртыдан Әгъләмов Х.М., Лесхоздан Латипов И.М. документация алып бару тәҗрибәсе белән таныштырдылар. Саба гимназиясеннән Хәйриев И.З. хезмәтне саклау кабинеты эшчәнлеге белән таныштырды, документация алып бару тәртибе буенча практикум уткәрде.
|
Просмотров: 622 |
Добавил: admin
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]