Главная » 2013 » Август » 20 » “Кояшкай” лагере үз эшен дәвам итә
08:05
“Кояшкай” лагере үз эшен дәвам итә
      16 нчы август көнне Сәләт-Саба аланы Яр Чаллы шәhәренә экскурсиягә барды. Балалар иң беренче булып, "Дельфинарий"да, аннары шәhәрнең үзәк паркында булдылар.
      "Кояшкай” лагерендә 17 нче август көне җитди әзерлек белән башланды. Төшке аштан соң Сабада сәлкешләр белән әйдаманнар тарафыннан концерт оештырылды. Шунда сәлкешләр әти-әниләре, туганнары, дуслары белән күрешә алдылар. Барсы да канәгать калды. "Бантиклар бәйрәме” дип игълан ителгән кичке чарада сәлкешләр генә түгел, хәтта әйдаманнар да бик теләп катнаштылар.
 18 нче август көнне балаларга роботлар буенча мастер класс үткәрергә Балалар иҗат үзәге методисты Габделманова Айзилә Илгизәровна килде. Роботлар белән эшләү сәлкешләргә бик ошады. Төшке аштан соң төркемләп волейбол уеннары уздырылды. Җиңүчегә күчмә кубок бирелде. 

Просмотров: 804 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]