Главная » 2011 » Март » 13 » Конференция җиңүчеләрен котлыйбыз
15:39
Конференция җиңүчеләрен котлыйбыз

          12 март көнне Казан шәһәренең 17 гимназиясе базасында Г.Ибраһимов исемендәге IV республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге конференциядә безнең район укучылары да катнашып матур уңышларга ирештеләр. Саба гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Галимҗанова Ландыш I дәрәҗәдәге Дипломга (татар филологиясе секциясе; укытучысы – Фазылова Р.И.), 8 сыйныф укучысы Хабибрахманова Алинә II дәрәҗәдәге Дипломга (инглиз теле секциясе; укытучысы – Каримова М.Ф.), Шәмәрдән лицееның 10 сыйныф укучысы Шөгаепова Алия шулай ук II дәрәҗәдәге Дипломга (татар филологиясе секциясе; укытучысы – Мулласалихова Г.Г.) лаек булдылар. Укучыларыбызга яңа иҗат активлыгы һәм  иҗади – эзләнү өлкәсендә яңа уңышлар телибез.

Просмотров: 505 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]