Главная » 2011 » Октябрь » 10 » Мөгаллимнәр бәйрәме
08:45
Мөгаллимнәр бәйрәме
     Укытучылар бәйрәме уңаеннан 8 октябрь көнне районның педагогик коллективлары район үзәгендә урнашкан Спорт – мәдәният үзәгенә җыелды. Мөгаллимнәрне профессиональ бәйрәмнәре белән муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Гасимов Равил Мөбәрәкович тәбрикләде, аларга үзенең иң матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәмнең беренче өлеше күңелле стартлар белән башланып китте. Мәктәп җитәкчеләреннән, аларның урынбасарларыннан, укытучылардан торган 12 команда җитезлектә, өлгерлектә көч сынашты. Киләчәктә дә спорт белән дуслыкны өзмәскә, дигән теләк белән бәйрәмдә катнашучы һәркемгә бассейнга талоннар бүләк ителде.
      Бәйрәмнең икенче өлешендә муниципаль район башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич районның педагогик коллективларын кайнар котлады, һәм иң алдынгы мөгаллимнәргә бүләкләр, премияләр тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә ярдәмче хуҗалыкны үстерү һәм мәктәп яны тәҗрибә участоклары эшчәнлеге буенча алдынгы мәктәпләр, балаларның җәйге ялын, сәламәтләндерү һәм мәшгульлек эшен нәтиҗәле оештырган мәктәп җитәкчеләре билгеләп үтелде. Аларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров Илфат Фоатович котлап, үзенең матур теләкләрен җиткерде. Мөгаллимнәр бәйрәме күңелле чәй өстәле артында дәвам итте.
Просмотров: 596 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]