Главная » 2011 » Март » 31 » “Мәгариф” милли проектына үз эшләрен тәкъдим итүче укытучыларның “Җәмәгать тыңлаулары”
11:19 “Мәгариф” милли проектына үз эшләрен тәкъдим итүче укытучыларның “Җәмәгать тыңлаулары” | |
Агымдагы елның 5 апреленда "Мәгариф” милли проектына үз эшләрен тәкъдим итүче укытучыларның "Җәмәгать тыңлаулары” оештырыла. Әлеге чараның төп максаты - конкурста катнашучы укытучыларның эш тәҗрибәсен, һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Җирле үзидарә органнары вәкилләре, әти-әниләр, укучылар, хезмәт ветераннары, хезмәттәшләре, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә узучы чарада быел районыбызның 8 укытучысы катнашырга теләк белдерде.
1. Мулласалихова Гөлсирә Госмановна – Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2. Байгузина Гөлназ Йосыповна - Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы
3. Багавиева Гөлшат Накиповна – Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
4. Байкиева Гөлнур Газизовна - Саба гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы
5. Мухаммадиева Рузалия Аухадиевна - Саба гимназиясенең биология укытучысы
6. Галиахметова Гүзәлия Наилевна - Иштуган урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
7. Мөхәммәтханова Гүзәлия Миннехановна - Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
8. Рәхимов Рәдиф Мулламөхәммәтович - Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең физика, информатика укытучысы.
"Җәмәгать тыңлаулары" Балалар Иҗат үзәге базасында 13.30 сәгатьтә башлана. | |
|
Всего комментариев: 0 | |