Главная » 2013 » Апрель » 8 » Мәктәп укучылары арасында бадминтон ярышы
20:02
Мәктәп укучылары арасында бадминтон ярышы

6 нчы апрель көнне Кильдебәк урта мәктәбе базасында мәктәп укучылары арасында бадминтон буенча район беренчелеге үтте. Ярышны Саба районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов И.Р. башлап җибәрде һәм балаларга матур уен күрсәтүләрен теләп калды. Әлеге ярышта районыбызның 23 мәктәбеннән барлыгы 188 укучы егет һәм кызлар катнашты. Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1997 нче елгы һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге укучылар арасында (кызлар): 1. Гараева Айзилә (Мичән) 2.Зәйнетдинова Гөлдания (Мичән) 3.Сабирова Әдилә (Шекше). Егетләр арасында: 1.Гыйльметдинов Айдар (Кибәче) 2. Фаттахов Ильфар (Завод Нырты) 3.Бикмиев Ильфир (Кибәче).
1998-1999 нчы елгы укучылар (кызлар): 1. Хазиева Язгөл (Завод Нырты) 2. Якупова Сөмбел (Завод Нырты) 3. Ибатова Ильмира (Кибәче). Егетләр: 1. Гыйльманов Ильнур (Сатыш) 2. Шигабиев Ильяс (Завод Нырты) 3. Зарипов Ильфат (Завод Нырты)
2000-2001 нче елгы укучылар (кызлар): Шакирова Ләйсән (Завод Нырты) 2.Музафарова Айгөл (Шыңар) 3. Юзеева Нәркизә (Кибәче). Егетләр: 1. Миннегалиев Ильшат (Завод Нырты) 2. Мухлисов Ринат (Завод Нырты) 3. Латипов Данис (Завод Нырты).
2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк укучы балалар (кызлар): 1. Вәлиева Альбина (Завод Нырты) 2. Ганиуллина Гүзәл (Завод Нырты) 3. Галиахметова Регина (Иштуган). Егетләр: 1. Галимуллин Фаяз (Арташ) 2. Хайриев Ильяс (Саба гимназиясе) 3. Арикеев Андуз (Завод Нырты).
Ярышларны ябу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Гасимов Р.М. җиңүчеләрне чын күңелдән котлап үтте һәм аларга грамота, акчалата бүләк тапшырды.
Просмотров: 657 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]