Главная » 2013 » Апрель » 22 » Мини - футбол буенча мастер-класс
11:05
Мини - футбол буенча мастер-класс

20 нче апрель көнне Шәмәрдән лицее базасында мини-футбол буенча мастер-класс үтте. Иң элек Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры Ахметвалиева А.Р. җитәкчелегендә җыелыш үткәрелде. Физик тәрбия укытучылары катнашында узган җыелышта алда булачак ярышлар хакында сөйләшүләр алып барылды. Соңыннан Шәмәрдән лицееның физик тәрбия укытучысы Хусаинов Данияр мини-футбол буенча мастер-класс үткәрде. Данияр Динисламович әлеге спорт төренә бәйле яңа кагыйдәләр белән таныштырып үтте, мини-футбол уйнауның төп нечкәлекләрен аңлатты. Мастер-класс, кагыйдәләрне ныграк үзләштерү максатыннан, командаларга бүленеп мини-футбол уйнау белән тәмамланды.
Просмотров: 440 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]