Главная » 2011 » Март » 18 » Нәбирә Гыйматдинова белән онытылмаслык очрашу
14:32
Нәбирә Гыйматдинова белән онытылмаслык очрашу
     18 нче март көнне районыбыз укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары танылган татар язучысы, күренекле прозаик, һәркемнең күңеленә кагылырлык үзенчәлекле әсәрләр иҗат итүче Нәбирә Гыйматдинова белән онытылмаслык очрашу мизгелләре кичерде. Очрашу тәрбияви һәм мавыктыргыч булып үтеп, һәркем күңелендә гүзәл хисләр уятты.
    Очрашуны Тимершык урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Илназ Миннеханов һәм Илүзә Гарифуллиналар (укытучылары З.Ф.Нуруллина) алып барды. Нәбирә Гыйматдинованың хикәяләре, маҗаралы хәлләре сәхнәләштереп күрсәтелде, матур җырлар, дәртле биюләр очрашуны тагын да ямьләндерде. Нәбирә ханым чын күңелдән укучылар белән аралашты, һәр кызыксынып бирелгән сорауга җавапларын җиткерде. Явлаштау, Сатыш, Тимершык урта мәктәпләре, Саба гимназиясе, Кызыл Мишә төп мәктәбе укучылары очрашуны матур чыгышлары белән ямьләндерделәр.
Просмотров: 1014 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]