Главная » 2016 » Март » 11 » Олы Кибәче урта мәктәбендә район мәктәп китапханәчеләренең семинары булып узды
14:59
Олы Кибәче урта мәктәбендә район мәктәп китапханәчеләренең семинары булып узды

    

11 нче март көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә район мәктәп китапханәчеләренең “Туган телгә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләудә мәктәп китапханәчесенең роле” дип аталган темага семинар булып узды. Семинарда беренче чара итеп “Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” темасына карата библио-уен уткәрелде. Бу уенда укучылар гына тугел, китапханәчеләр дә бик кызыксынып катнашты. Шулай ук бу көнне белем йортын укучылар тарафыннан әзерләнгән кул эшләре күргәзмәсе бизәде.

Семинарның алдагы планы нигезендә “Эчәр суым синдә, Кибәчем!” исемле китабына күзәтү үткәрелде. Шулай ук китапханәчеләр мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән  “Маша һәм аю” дип исемләнгән курчак театры карап үтте.

  Мәктәп директоры Рәлиф Ринатович Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбендэ укыту-тәрбия эшенең торышы, мәктәп китапханәсе һәм музей белән таныштырды. Семинар мәктәп китапханәчеләренең тугәрәк остәл арты утырышы белән тәмамланды. Утырышта карап утелгән чараларга анализ ясалды, уткәреләчәк “Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы” чарасы буенча фикер алышынды

 

Просмотров: 395 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]