Главная » 2015 » Апрель » 27 » Президент ярышлары
13:56
Президент ярышлары

24-26нчы апрель көннәрендә Мамадыш шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт бәйгесе “Президент ярышлары”ның республика этабы булып үтте. Әлеге ярышта сайлап алу турыннан узган район командалары катнашты. Саба районы данын Шәмәрдән лицееның 7 нче сыйныф укучылары яклады (җитәкчесе Газизов Д.И.).  Командалар иҗади конкурс, теоретик конкурс, “спортивное многоборье”, эстафета, шахмат, өстәл теннисы һәм бадминтон төрләрендә үз көчләрен сынадылар. 
     Саба районы командасы “споривное многоборье” төрендә икенче, иҗади конкурста өченче, эстафетада беренче. Гомумкоманда зачетында Шәмәрдән лицее егет һәм кызлары Мамадышлылардан гына калышып, икенче урынны алуга ирештеләр. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! 

Просмотров: 424 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]