Главная » 2016 » Март » 31 » Район балалар Думасы спикеры Татарстан варислар берлеге утырышында
10:05
Район балалар Думасы спикеры Татарстан варислар берлеге утырышында

 28-30 нчы март көннәрендә "Костер" укыту - сәламәтләндерү лагерында  Татарстан варислар берлегенең чираттагы утырышы булып узды. Әлеге утырышта Саба муниципаль районының балалар Думасы спикеры, Явлаштау урта мәктәбенең 10 нчы класс укучысы Габдулхакова Айгөл катнашты. Активистлар 7 зонага бүленеп эшләде һәм һәр зона үзенең стендын булдырды. Шулай ук активистлар өчен балалар оешмасының Уставы һәм программалары буенча мастер класслар үткәрелде, 3D форматында проект ясау серләре өйрәтелде. Түгәрәк өстәл артында май аенда уздырылачак "Инициатива" фестивале өчен тәкъдимнәр кабул ителде, сойләшү барышында туган проблемалар хәл ителде.. Әлеге язгы смена төрледән-төрле хәрәкәтле уеннар, кызыклы акциялар, мавыктыргыч квестлар белән дә активистларның исләрендә калды. 

Просмотров: 580 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]