Главная » 2011 » Март » 14 » Сәнгать циклы укытучыларының район семинары
10:36
Сәнгать циклы укытучыларының район семинары
   11 нче март көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Укытучының эш системасында информацион технологияләр” темасы буенча  сәнгать циклы (җыр, рәсем) укытучылары өчен район семинары үткәрелде. Семинар Ш.З.Зиннуров музее белән танышудан башланды. Әлеге музей хакында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтханова Г.М. сөйләде. Беренче көн тәртибе буенча Гыйльметдинова Д.Г., 7 класста "Музыканың тәэсир итү көче” темасына, Әхмәтов А.Х. , 6 нчы класста "Портрет жанры. Сәнгатьтә хатын – кыз образы” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Икенче көн тәртибе буенча "Иң сәнгати бала” бәйгесе дә әлеге семинарны тулыландырды. Семинар фикер алышулар, эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясау белән төгәлләнде.
Просмотров: 548 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]