Главная » 2013 » Ноябрь » 26 » Республика күләмендә үткәрелгән ачык экологик конференция
18:48
Республика күләмендә үткәрелгән ачык экологик конференция

  

22 ноябрь көнне район мәктәпләренең биш укучысы Кукмара районы  С.А. Ахтямов исемендәге Манзарас урта мәктәбендә Республика күләмендә  үткәрелгән ачык экологик конференциядә катнаштылар. Укучылар 4 секциядә үзләренең  тикшеренү-эзләнү  эшләре белән чыгыш ясадылар. "Су экологиясе һәм гидробиология" секциясендә Тимершык урта мәктәбенең  9 нчы сыйныф укучысы Ганиева Гөлчәчәк II урын (җитәкчесе Хабибуллина Э.Ә.), Эзмә урта мәктәбенең 9 нчы  сыйныф укучысы Вәлиева Зилә III урын (җитәкчесе Каримуллина Э.Т.),   "Агроэкология " секциясендә Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат-мәктәпнең 11 нчы сыйныф укучысы Ахмадетдинова Алия II урын (Валиахметова Г.Г.) яуладылар.

       Иштуган урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Макарова Розаның   "Һава бассейны экологиясе” секциясендәге чыгышы (җитәкчесе Сабирова Г.Г.)  эзләнү материалын тирәнтен чагылдырганы өчен грамота белән бәяләнде.

     Гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Шайхетдинова Динә  (җитәкчесе Рахимова М.М.)  "Ботаника һәм үсемлекләр экологиясе” секциясендә  чыгыш ясап,  эзләнү эшенә иҗади якын килгәне өчен диплом белән бүләкләнде.

Просмотров: 591 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]