28 нче ноябрь Ә.А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә педагог- оештыручылар өчен семинар булып узды.
Олы Шыңар педагог- оештыручысы Шәрифуллина В.М. 6 нчы сыйныф укучылары белән "Ихлас күңелдән, үзем турында- үзем” дип исемләнгән отряд җыены күрсәтте. Җыенның һәр элементы төгәл тәртиптә сакланылды: сәламләү, игътибарлылыкка уеннар, остаз әңгәмәсе, төп өлеш, практик күнекмәләр, хәрәкәтле уеннар, йомгак ясау, саубуллашу.
Җыенның икенче өлешендә 1- 11 нче сыйныфлар катнашында оештырылган "Әни- җирдә иң зур кеше” дип аталган бәйрәм кичәсе тәкъдим ителде.
Семинар ахырында балалар хәрәкәтен үстерү бүлеге мөдире Вафина Э.Р. ның түгәрәк өстәл артында әлеге семинар турындагы анализы, педагог- оештыручыларның фикерләре тыңланылды.