Главная » 2011 » Февраль » 14 » Рус төркемендә укучы балалар арасында татар теленнән республика олимпиадасы
13:21
Рус төркемендә укучы балалар арасында татар теленнән республика олимпиадасы

     Агымдагы елның 12 – 14 нче февраль көннәрендә татар мәктәпләренең рус төркемендә укучы балалар арасында татар теленнән республика олимпиадасы үткәрелде. Әлеге олимпиадада безнең район укучылары да катнашып матур уңышларга ирештеләр. Шәмәрдән лицее укучысы Сергеева Наталья (укытучысы Кәшипов Рәйхан Әнварович), Саба гимназиясе укучысы Бәгъдәнурова Айзилә (укытучысы Газиянова Рафига Мөхәммәтовна) җиңү яулап призер булдылар. Укучыларны әлеге җиңүләре белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә яңа иҗади уңышлар телибез.

Просмотров: 1305 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]