Главная » 2013 » Август » 16 » "Сәләт" Форумында безнекеләр
15:17
"Сәләт" Форумында безнекеләр

 

Халыкара "Сәләт” Форумы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсе нигезендә, быел 2013 елның 12 нче августыннан алып 17 нче августына кадәр икенче тапкыр Биләр дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында "Сәләт” Халыкара яшьләр укыту форумы үтте. 1996нчы елдан алып Фестиваль Биләр дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында уздырыла. Ә 15нче август көнне Форумда 5000гә якын кеше катнашты, 7-10 сыйныф укучыларыннан торган 45 районнан килгән район, республика, региональ һәм Россия күләмендә предмет олимпиадаларында һәм конкурсларда, смотрларда, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашучылар, лауреатлар очрашты. Чараның хөрмәтле кунагы - Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Миңнеханов . Районыбыздан әлеге чарада Саба районы мәктәпләренең актив укучылары: Карпов Максим, Билалова Зилә, Исмагилова Дилә, Гаттарова Илзидә, Киямов Салават,  Юсупова Ризәлә, ШафигуллинаАйсылу, Валеева Алинә, Фазылова Зәринә, Каримуллина Илүзә, Габасов Рәмис, Талипова Рәмилә, Валиева Гөльяз, Дәүләтшина Гөлинәләрдән торган делегация катнашты.

Форумда Татарстанның һәр районныннан катнашучылар бар, шулай ук Россиянең 10 өлкәсеннән һәм Австрия, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә килүчеләр бар.  Алар өчен форумда төрле лекцияләр, мастер-класслар һәм семинарлар үткәрелде.

Әлеге көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форум мәйданчыгында "Сәләт"тә катнашучылар һәм кунаклар белән аралашты, аңа "Сәләт" берлеге үсешенең приоритет юнәлешләре тәкъдир ителде. Алар арасында - "Сәләт йорты" белем бирү комплексы, "Бердәм мәгълүмат киңлеге" ТВ-студиясе, "Ватандашлар" Прага мәктәбе һәм КФУ белән берлектә эшләнелә торган "Студентларның дисциплинаара  инновацион проектлары үзәге".

"Корылтай" чатырында Рөстәм Миңнеханов форумның алдынгылары белән очрашты, очрашу барышында ул яшьләрнең берничә сорауына җавап бирде. Форум җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр иткәнчә, "Сәләт" 1994 елда Арчада лагерь буларак ачылган, анда 65 сәләтле балалар җыелган булган. Ә быел инде Татарстанның бөтен районнарыннан форумга 5 мең катнашучы килгән. Хәзер "Сәләт" - сәләтле балалар белән, бигрәк тә укучылар белән эшләү системасы ул.

Тимур Сөләйманов "Сәләт" хәрәкәте үсешенең "юл картасын" тәкъдир итте.  Аның сүзләренчә, 3-5 елдан соң һәр мәктәптә "Сәләт" клубы ачылырга тиеш, районнар һәм республика дәрәҗәсендә хәрәкәтнең үзәкләре ачылырга тиеш.

Татарстан Президенты хәрәкәтне киңәйтү кирәклеге белән ризалашты.  Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "Сәләт"нең мәктәпләрдәге структур бүлекчәләре сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк.

"Бездә ике эре яшьләр проектлары бар - "Созвездие - Йолдызлык" һәм "Сәләт". Һәм без "Сәләт"не каплау буенча ел саен 70 мең кеше белән эш итүче "Йолдызлык" дәрәҗәсенә җиткерергә тиеш", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул шулай ук "Сәләт" телевидениесен булдыру фикерен дә хуплады һәм яшьләр форумының "Татмедиа" белән хемзәттәшлек мөмкинлеген карауны йөкләде.

Форумда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов "Сәләт"кә һәрвакыт зур теләк белән килгәнен әйтте. "Биредә талантлы, кызык яшьләр күп, бик кызыклы программа, - дип саный ТР Президенты. - Бүгенгә сезнең форум - безнең илдә иң көчле һәм иң кызыклы".

Ул форумда катнашучыларны эшләнелгән "Сәләт" хәрәкәтенең үсеш концепциясе республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителәчәгендә ышандырды. "Без сезгә таяначакбыз, - дип мөрәҗәгать итте яшьләргә Рөстәм Миңнеханов. - Безнең республика, сез алдынгы, белемле, актив булсагыз гына, үсеп барачак".

 

Просмотров: 492 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]