Главная » 2013 » Август » 8 » «Сәләт-Саба»да тантаналы ачылыш
10:15
«Сәләт-Саба»да тантаналы ачылыш

7нче август көнне "Кояшкай” лагеренда тантаналы рәвештә "Сәләт-Саба” сменасы ачылды. Саба муниципаль районы башлыгы – Рәис Нургали улы Миннеханов бәйрәмебезне ачып җибәрде. Шулай ук Казаннан кайткан хөрмәтле кунагыбыз – "Сәләт” проектлары җитәкчесе, ТР ФА академигы, КДУ профессоры, техник фәннәр докторы Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов та бәйрәмебезнең чакырылган кунагы иде. "Сәләт-Саба” аланыныда күп еллар сәлкеш булган Зөлфәт Зиннуров һәм Ильфар Каримовлар да сәлкешләрне бәйрәм белән котлап, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Гомумән, бәйрәмебез бик күңелле һәм оешкан рәвештә үтте.
Просмотров: 508 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]