Главная » 2013 » Апрель » 16 » “Сәләтле балачак - өметле киләчәк”
15:50
“Сәләтле балачак - өметле киләчәк”

Бүген Балалар иҗат үзәгендә "Сәләтле балачак - өметле киләчәк” конкурс – фестиваленең "Вокал” номинациясе үткәрелде. "Вокал” номинациясенең төп максаты татар халык җырларын башкару иде. "Вокал-соло” номинациясендә – 19 чыгыш, "Уен кораллары ансамбле” номинациясендә – 2 чыгыш, "Вокал ансамбле” номинациясендә – 3 чыгыш каралды һәм жюри түбәндәге нәтиҗәгә килде:
"Вокал-соло” номинациясендә җиңүчеләр

1-4 нче сыйныфлар:

I урын – Мансуров Райнур, Юлбат урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы;

I урын – Вәлиев Илгизәр, Юлбат урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы;

II урын – Фархиева Зәлинә, Завод-Нырты урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы;

III урын – Ахметвалиев Райнур, Завод-Нырты урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы;

III урын – Гайнуллин Дилүс, Саба кадет-интернат мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы.

5-8 нче сыйныфлар:

I урын – Мирзина Зәлия, Балалар иҗат үзәге;

II урын – Мубаракшин Нәфкать, Юлбат урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы;

III урын – Гарипова Нурия, Эзмә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

9-11 нче сыйныфлар:

I, II урын – билгеләнмәде;

III урын – Вәлиева Алинә, Саба кадет-интернат мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

"Уен кораллары ансамбле” номинациясендә җиңүчеләр

I урын – "Гамма” гитарачылар ансамбле, Балалар иҗат үзәге укучылары;

II урын – Курайчылар ансамбле, Юлбат урта мәктәбе укучылары.

"Вокал ансамбле ” номинациясендә җиңүчеләр

I урын –"Күңелле балачак” ансамбле, Югары Симет урта мәктәбе укучылары;

II урын – Махмутова Гөлшат, Хәйретдинова Гүзәл, Шекше урта мәктәбенең укучылары;

III урын –Муллаянов Алмаз,Муллаянова Алсу, Югары Симет урта мәктәбе укучылары.

Просмотров: 752 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]