Главная » 2013 » Апрель » 23 » «Сәләтле балачак – өметле киләчәк» фестиваль-конкурсы дәвам итә
08:09
«Сәләтле балачак – өметле киләчәк» фестиваль-конкурсы дәвам итә
 22 нче апрель көнне XIII районкүләм «Сәләтле балачак – өметле киләчәк» балалар иҗаты фестиваль-конкурсының «Хореография» һәм «Остаз» номинациясендә катнашучы укучылар һәм укытучыларның чыгышы карап үтелде. Алар тарафыннан төрле халык биюләре сәхнәгә куелды. Өстәмә белем бирүдә тырышып хезмәт куючы педагог-остазларыбыз үрнәк чыгышларын тәкъдим иттеләр: биеделәр, җырладылар, уен коралларында уйнадылар, сөйләделәр, шулай ук кул эшләрен дә күрергә мөмкин иде.
«Сәләтле балачак – өметле киләчәк» фестиваль-конкурсының «Хореография» номинациясендә өч яшь категориясе буенча 29 коллектив һәм ялгыз башкаручы, «Остаз» номинациясендә 8 педагог (вокал, хореография, нәфис сүз) катнашты.
"Хореография” номинациясе катнашучыларын бәяләргә районыбызның данлыклы биючесе, бүгенге остазларның остазы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Балалар сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Гыймадиева Тәнвирә Гыйльмулла кызы чакырылган иде.
Район мәктәпләреннән катнашучы һәр коллектив ныклы әзерлеген билгеләп үтәргә кирәк. Кием, музыка сайлау, төрле халык биюләрен дөрес кую ягыннан тырышлык һәм сыйфатның үсүе күзәтелә. Нигезләмә буенча укучылар халык биюе әзерләгән: татар, рус, һинд, немец, украин, ирланд, башкорт, Самара татарлары, грузин халык биюләре. «Сәләтле балачак – өметле киләчәк» фестиваль-конкурсы берсеннән - берсе матур бию - чыгышлар белән үрелеп барды. Районыбызның һәр почмагыннан килгән сәләтле укучыларыбыз, укытучыларыбыз елдан-ел үзләренең эшчәнлекләрен яхшырту өстендә эшләүләрен ачык дәлилләп күрсәттеләр. Димәк, «Сәләтле балачак – өметле киләчәк» фестиваль-конкурсы алга таба да яшәячәк, районыбызның киләчәге әлеге сәләтле укучылар кулында дигән өмет яши күңелләрдә.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

"Хореография” номинациясендә җиңүчеләр
1-4 нче сыйныфлар:
I урын – "Ялкын” бию ансамбле, Тимершык урта мәктәбе укучылары (җитәкчеләре Илназ Фазылҗанов);
II урын – "Сәйлән” бию ансамбле, Шекше урта мәктәбе укучылары (җитәкчеләре Раилә Фаваризова);
III урын –Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары(җитәкчеләре Гөлсу Шафикова).
5-8 нче сыйныфлар:
I урын – "Бисеринки” бию ансамбле, Саба гимназиясе укучылары(җитәкчеләре Гөлчәчәк Гаррапова);
I урын – "Әлфия” бию ансамбле, Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары(җитәкчеләре Әлфия Шәйдуллина);
II урын – "Ялкын” бию ансамбле, Тимершык урта мәктәбе укучылары(җитәкчеләре Илназ Фазылҗанов);
II урын – "Ритм” бию ансамбле, Саба-кадет интернат мәктәбе укучылары(җитәкчеләре Миләүшә Насибуллина);
III урын – "Казкаш” бию ансамбле, Балалар иҗат үзәге укучылары(җитәкчеләре Гөлназ Госманова).
9-11 нче сыйныфлар:
I, урын – "Модерн”бию ансамбле, Юлбат урта мәктәбе укучылары(җитәкчеләре Гөлия Мингазова);
II урын – Сатыш урта мәктәбе укучылары(җитәкчеләре Нурания Аухадиева).

"Остаз” номинациясендә җиңүче педагоглар
"Вокал” өлеше
I урын - Балалар иҗат үзәге укытучысы - Аубакиров Фәрид Габделмәҗитович;
I урын – Саба кадет-интернат мәктәбе укытучысы - Гайнуллина Дилбәр Шамилевна;
II урын –Мичән урта мәктәбе укытучысы - Хадиева Гөлгенә Наиловна;
II урын – Югары Симет урта мәктәбе укытучысы - Имамиев Ильмир Илфатович.

"Хореография ” өлеше
I урын – Саба гимназиясе укытучысы - Гаррапова Гөлчәчәк Хаҗимухаметовна;
II урын –Балалар иҗат үзәге һәм Юлбат урта мәктәбе укытучысы - Мингазова Гөлия Шамилевна;
II урын - Сатыш урта мәктәбе укытучысы - Аухадиева Нурания Әюповна;
III урын –Балалар иҗат үзәге укытучысы - Гусманова Гөлназ Гумеровна.
Просмотров: 634 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]