Главная » 2013 » Апрель » 25 » «Сәләтле балачак – өметле киләчәк» фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы
09:22
«Сәләтле балачак – өметле киләчәк» фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы
Бүген, 24 нче апрель көнне, Балалар иҗат үзәгенең актлар залында XIIIрайонкүләм «Сәләтле балачак – өметле киләчәк» фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы үтте. 
«Вокал» номинациясенең төп максаты татар халык җырларын башкару иде. «Вокал-соло» номинациясендә – 19 чыгыш, «Уен кораллары ансамбле» номинациясендә – 2 чыгыш, «Вокал ансамбль» номинациясендә – 3 чыгыш каралды. 
«Театр» һәм «Фольклор» номинацияләрендә тирә-якны саклау һәм экология елы уңаеннан, шушы темага өстенлек бирелде. 9 коллектив чыгыш ясады. 
«Хореография» номинациясендә өч яшь категориясе буенча 29 коллектив һәм ялгыз башкаручы катнашты. 
«Остаз» номинациясендә 24 педагог (вокал, хореография, нәфис сүз, кул эшләре) үз осталыкларын күрсәтте. 
«Рәсем» номинациясендә 31, «Декоратив гамәли сәнгать» номинациясендә 56 эш кабул итеп алынды. 
Тулаем алганда, әлеге бәйгегә катнашкан һәр мәктәпнең ныклы әзерлеген билгеләп үтәргә кирәк. Бәйгеләрдә һәрдаим катнашып торыгыз. Эшләгән эшегез Сезгә куаныч китерсен, рәхәтлек бирсен. Алга таба да шатланып яшәргә максат булып торсын.
Просмотров: 595 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]