Главная »
2013 »
Апрель »
17 » “Сәләтле балачак - өметле киләчәк” конкурс – фестивале дәвам итә
08:21 “Сәләтле балачак - өметле киләчәк” конкурс – фестивале дәвам итә |
Балалар иҗат үзәгендә "Сәләтле балачак - өметле киләчәк” конкурс – фестивале дәвам итә. 16 нчы апрель көнне үткән бәйгедә, тирә-якны саклау һәм экология елы уңаеннан, "Театр” һәм "Фольклор” номинацияләрендә шушы темага өстенлек бирелде, 9 коллектив чыгыш ясады. Чыгышлар арасында Олы Арташ, Түбән Шытсу, Югары Симет мәктәпләре каршында эшләп килүче коллективларның ныклы әзерлеген ассызыклап үтми мөмкин түгел. Шулай ук Килдебәк, Олы Шыңар урта, Саба кадет-интернат мәктәбе укучылары үзләренә бирелгән рольләрне зур тырышлык белән башкардылар. Сабабаш, Завод-Нырты мәктәпләре үзләре иҗат иткән әсәрне сәхнәләштерделәр. Төгәл нәтиҗәләр соңрак хәбәр ителәчәк. Һәрбер коллективка үзебезнең рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә аларга уңышлар теләп калабыз. |
Просмотров: 677 |
Добавил: Fidane
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]