Главная » 2016 » Март » 11 » Сәләтле балалар мәктәбен бизәүче “Татар халкының язу тарихы” керамик панно җиңү яулады
09:29
Сәләтле балалар мәктәбен бизәүче “Татар халкының язу тарихы” керамик панно җиңү яулады

  

2014 елда Сәләтле балалар мәктәбендә үткән капиталь ремонттан соң ул танымаслык булып үзгәрде. Бигрәк тә мәктәп бинасының 2 этажын бизәүче, татар халкының язу тарихын сурәтләгән мозаик панно һэркемне сокландырды.  Стеналарда рун, уйгур, гарәп, яңаәлиф, кириллица язу үрнәкләрен күрергә мөмкин.

   Әлеге эшнең авторы Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче художник, архитектор Шәмсутов Рөстәм Илшат улы. Шул вакыт арасында мәктәп базасында бик күп район һәм республика дәрәҗәсендәге чаралар үткәрелде, әлеге мозаиканы бик күпләр күреп сокландылар, аның аша татар хылкының язу тарихы турында белемнәрен киңәйттеләр.

   Шушы көннәрдә без бик куанычлы хәбәр алдык. Шәмсутов Рөстәм безнең мәктәп диварын бизәгән эше белән мәдәният министрлыгы үткәргән “ 9 республикакүләм  Баки Урманчы исемендәге премиягә” лаек булган. Шатлыгы белән уртаклашыр өчен, ул 9 март көнне кабаттан безнең мәктәпкә килде.  Укучылар белән очрашып, аларга матурлыкны саклаган һәм яраткан өчен рәхмәт хисләрен һәм изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук мәктәбебезнең даими кунагына әйләнгән художник Альфред Шәймарданов та килгән иде. Алар үзләренең хыяллары, киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Альфред Шәймардановның хыялы - туган ягы Байлар Сабасында үзенең шәхси картиналар күргәзмәсен эшләү булса, Рөстәм Шәмсутовның теләге безнең укучыларыбызның мозаика   эшләнмәлэреннән Казан шәһәрендә күргәзмә эшләү һәм талантлы, сәнгатьне аңлаучы һәм яратучы укучыларыбызны  республика күләмендә таныту. Бу изге теләкләргә кабул булсын иде дип кенә телисе килә.

 

Просмотров: 505 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]