Главная » 2015 » Апрель » 28 » Сәләтле балалар мәктәбендә Г.Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган чаралар турында мәгълүмат.
09:53
Сәләтле балалар мәктәбендә Г.Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган чаралар турында мәгълүмат.

   

27 апрель көнне Сәләтле балалар мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган кичә үткәрелде. Әлеге чара укучыларны Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән тулырак таныштыру, шагыйрь иҗатына мәхәббәт уяту, сәнгатьле сөйләүче укучыларны барлау максатыннан үткәрелде. Бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимҗанова С.В. һәм тәрбияче Габделхакова Л.И. әзерләде. Чарада 5 – 11 сыйныф укучылары (63 укучы)  катнашты һәм чыгыш ясады. Иҗат бәйрәмендэ  Габдулла Тукайның шигырьләре укылды, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар тыңланды, биюләр башкарылды. Кичә, татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Просмотров: 449 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]