Главная » 2015 » Апрель » 29 » Шагыйрә белән очрашу
12:59
Шагыйрә белән очрашу

  

    И.С Башкиров исемендәге Завод – Нырты урта мәктәбендә якташ шагыйрәбез, “Күңел гөлләре ”китабы авторы Сәрия Хафизова катнашында шигырь бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм авторның шигырләре, аның сүзләренә язылган җырлар белән бергә үрелеп барды. Җырларны  кичәгә кунак итеп чакырылган Рәдиф Мөбәрәков башкарды. Авторның Тукайга багышлап язылган шигырьләреннән музыкаль – композиция дә күрсәтелде.

      Укучылар тарафыннан бирелгән сорауларга шагыйрәдән җаннарны җылытырлык, күңелләрне күтәрерлек җаваплар алынды. Очрашу истәлеге итеп  Сэрия  апа мәктәпкә  үзенең китапларын бүләк итте. Истәлекле очрашу иҗади дәрт, яхшы теләкләр белән, күтәренке рухта тәмамланды.

Просмотров: 462 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]