Главная » 2013 » Ноябрь » 20 » Шекше балалар бакчасында район семинары
16:01
Шекше балалар бакчасында район семинары
  
19 нчы ноябрь көнне Шекшенең "Акчарлак” балалар бакчасы базасында  "Балалар бакчасында инновацион технологияләр кулланып эшләү” дигән темага район семинары үтте.Семинарда катнашучылар игътибарына зурлар һәм уртанчы  төркемнәренә йөрүче балалар катнашында тәрбиячеләр  Мөбәрәкова Р.М.,  Шәвәлиева Ф.Б., музыка җитәкчесе Хуҗиева Г.М. тарафыннан  оештырылган  чаралар  тәкъдим ителде.  Семинар эшендә тәрбияче Фазылова Р.Т. эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, тәрбияче Хуҗина А.Н. семинарда катнашучыларга мастер-класстәкъдим итте. Бакча мөдире Хәйретдинова Р.Р. ның балалар бакчасының эшчәнлеге, Сабаның 4 нче номерлы "Кыңгырау” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Халитова Ф.Р.ның ФГТ таләпләре буенча план төзү тәртипләре турында чыгышлары тыңланды. Мәгариф бүлеге белгече Хәсәнова А.Ә.  алда торган бурычларга тукталып семинар эшенә йомгак ясады.
Просмотров: 874 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]