Главная » 2011 » Октябрь » 21 » Өстәмә белем бирү эшчәнлегенең торышы
16:08
Өстәмә белем бирү эшчәнлегенең торышы
   2011 нче елның 20 нче октябрендә мәктәпләрдә өстәмә белем бирү эшчәнлегенең дөрес оештырылуын күзәтү, өстәмә белем бирү педагогларының расписание нигезендә төгәл эшләвенә ирешү, эш программасы төзү, журналларны дөрес тутыру буенча методик ярдәм күрсәтү, берләшмәләрдә укучылар тупланышын контрольгә алу максатыннан, Балалар иҗат үзәге директоры Шафикова Г.И., бүлек мөдире Ханафиева А.М. тарафыннан, Явлаштау, Иштуган, Шынар урта мәктәпләре, Шәмәрдән лицеенда өстәмә белем бирү эшчәнлегенең торышы тикшерелде.
    Иштуган урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы Г.Х.Степнованың "Хор”, Шәмәрдән лицеенда Ф.М.Габдрәшитованың "Сәхнә теле” ("Сценическое исскуство”), Олы Шыңар урта мәктәбендә А.К.Шайдуллина җитәкләгән "Хореография” һәм Г.Ф.Гарипованың "Сәнгать дөньясында кунакта” берләшмәләре эшчәнлеге яхшы оештырылган, дәресләр расписание нигезендә үз вакытында үткәрелә, укучылар түгәрәкләргә теләп йөриләр. Берләшмә җитәкчеләре раслатылган еллык эш программасына нигезләнеп эшлиләр.
Просмотров: 768 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]