Главная » 2011 » Март » 15 » Өстәмә белем педагоглары өчен район семинары
16:18
Өстәмә белем педагоглары өчен район семинары

     14 нче март көнне Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Өстәмә белем һәм тәрбия бирү чаралары аша конкурентлыкка сәләтле иҗади шәхес тәрбияләү ” темасы буенча өстәмә белем педагоглары өчен район семинары булып узды. Семинар "Любовь-волшебная страна» исемле ачык чара белән башланды. Беренче көн тәртибе буенча Балалар Иҗат Үзәге директоры Мубаракшина А.М., булек мөдирләре чыгыш ясадылар. Икенче көн тәртибе буенча Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең өстәмә белем бирү педагоглары- Шакирова М.М."Иҗат-гузәл гамь ул” , Галиева Г.Х. "Сәхнә тотар асыл затлар бар да, Яшәр халык яшәр театр” дигән темага ачык дәрес үткәрделәр. Семинарның ахырында "Кара-каршы исемле” класстан тыш чара үткәрелде . Семинар мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров И.Ф. чыгышы, фикер алышулар, эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясау белән төгәлләнде.

Просмотров: 429 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]