Главная » 2011 » Март » 29 » Сыйныф җитәкчеләре семинары
14:59
Сыйныф җитәкчеләре семинары
     28 нче март көнне Балалар иҗат үзәге базасында район сыйныф җитәкчеләренең чираттагы семинары үтте. Хәзерге заман шартларында укучыларны тәрбияләү системасын камилләштерү, сыйныф белән эшләү, тәрбия мәсьәләләре турында фикер алышу максатыннан оештырылган семинарда Кибәче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф җитәкчесе Гафиятова Ә.Ф., Лесхоз урта мәктәбенең 11 нче сыйныф җитәкчесе Шаймуратова Ф.Н. лар мәгълүмати чыгыш ясадылар. Төркемнәргә бүленеп түгәрәк өстәл янында сөйләшү, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу барлык сыйныф җитәкчеләре өчен файдалы үтте. Соңыннан Саба гимназиясе психологы Гайфуллина А.Ш. тарафыннан класс җитәкчеләре белән тренинг үткәрелде.
Просмотров: 564 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]