Главная » 2011 » Март » 11 » Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары
16:13
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары
        11 нче март көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының "Әхлаклылык һәм рухи тәрбия – укучы шәхесен үстерүнең өстенлекле юнәлеше” дигән темага район семинары үтте. Семинарның беренче көн тәртибендә 1-4 класслар катнашында "Чишмәләр чыңы” дип исемләнгән класстан тыш чара, 5 сыйныфта "Ата-ана бәхете...” дигән класс сәгате, "Җаныбызда кояш йөртик” дип исемләнгән тәрбия чарасы каралды.
        Икенче көн тәртибе буенча түгәрәк өстәл янында сөйләшү чын мәгънәсендә тәҗрибә уртаклашуга кайтып калды, төркемнәрдә семинар темасы буенча биремнәр эшләнде, мәгълүмати-методик үзәк методисты А.А.Хасанованың чыгышы тыңланды. Семинардагы эшлекле тәҗрибәне һәркем мәктәп – гимназияләрдә дәвам итәргә хәбәрдар калды.
 
Просмотров: 710 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]