Главная » 2013 » Ноябрь » 29 » Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары
15:35
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары
   

29нчы ноябрь көнне Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбендә  "Татар теле һәм әдәбиятын укытуда яңа методика, заманча технологияләр кулланып белем сыйфатын күтәрү” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  район семинары үтте. Семинар кысаларында I кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева Зөлфия Фоатовна "Аналитик һәм синтетик җөмләләрнең синонимлыгы, җөмләдә кулланылышы" дигән темага дәрес моделе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ханнанов Рамиль Фәнисович "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану” дигән темага мастер-класс һәм  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыймадиева Алисә Илхамовна тарафыннан оештырылган "Чишмәләр иле син, туган як” дип аталган сыйныфтан тыш чара күрсәтелде.

   Семинарның икенче өлешендә югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мөхәммәтханова Гүзәлия Миннехановна, Галимҗанова Сания Вәгыйзовна һәм беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Мөхәммәтова Сиринә Миннуловналар Сингапур методикасының кайбер структураларын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану буенча практикум уздырдылар.

   Түгәрәк өстәл барышында каралган чаралар анализланды, "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа укыту структуралары куллану” (Вәлиева Фәридә Шәрхемулловна, Килдебәк урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы), "Районда татар теле һәм әдәбияты укытуның торышы” (Гайнуллина Ләйсән Фәритовна, мәгълүмати-методик үзәк методисты) дигән темаларга чыгышлар тыңланды, "Иң кадерле-әнием” бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде.

   Семинар  бик эшлекле һәм файдалы узды.
Просмотров: 1076 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]