Главная » 2015 » Апрель » 7 » Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары
15:33
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары

   

7нче апрель көнне Курсабаш урта мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда заман таләпләренә туры килерлек традицион һәм инновацион алымнар” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район  семинар-киңәшмәсе узды.

   Семинар кысаларында Курсабаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты  укытучылары Җиһаншина Р.З. һәм Шәйморзина Р.Н. эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, мастер-класс һәм ачык дәрес күрсәттеләр.

     Киңәшмә өлешендә Иштуган урта мәктәбенең татар теле һәм  әдәбияты  укытучысы Маркелова Л.Г. һәм Тимершык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннеханова М.Ф. “ФДББС шартларында татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен укыту” дигән темага чыгыш ясадылар, анкеталар уздырдылар. Саба гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газиянова Р.М.  9нчы сыйныфларда БРТ уздыруга таләпләр белән таныштырды,  район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмә җитәкчесе Галимуллина Д.Г. татар теле һәм татар әдәбиятыннан район олимпиадаларына анализ ясады. Милли эшләр буенча методист Гайнуллина Л.Ф. укытучыларны милли мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. Соңыннан үзара фикер алышулар булды.  

     Семинар-киңәшмә бик файдалы һәм эшлекле узды.

Просмотров: 541 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]