Главная » 2015 » Апрель » 27 » "Тукай сүнмәс йолдыз"
16:19
"Тукай сүнмәс йолдыз"

Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты, тарих һәм география атналыгының ахыргы көннәре бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышланды. 25 нче апрель көнне "Тукай сүнмәс йолдыз" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. 5-8 нче сыйныф укучылары шагыйрьнең төрле темаларга иҗат ителгән шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр. Залда китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә ясалды. Соңыннан шигырь бәйгесенә һәм рәсем конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Бәйрәм "Без бәхетле, без шагыйрьле халык, без Тукайлы халык мәңгегә!" дигән юллар һәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды. 

Просмотров: 467 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]