Главная » 2013 » Ноябрь » 3 » Ватан 2013
19:19
Ватан 2013
Балалар иҗат үзәгендә узган район турында уңышлы чыгыш ясап,алдагы турга узган укучылар,1-2 ноябрь көннәрендә Казан каласында "Ватан-2013”  VI республика яшьләр  фестивалендә катнашты. Әлеге фестиваль районның мәдәният бүлеге белән берлектә эшләнде. Районыбыздан әлеге фестивальнең республика турында "Декоратив гамәли сәнгать” номинациясендә катнашкан укучыларыбыз: Балалар иҗат үзәгеннән "Театр мод” коллективы (Гимадиева Зөлфия Хаматдиновна җит.), Касымова Эльмира Кеняшевна җитәкчелегендәге коллектив эш, Олы Шыңар урта мәктәбеннән Ахунҗанова Ания (Мухутдинова Алия Рафаэлевна җит.) Кызыл Мишә төп мәктәбеннән Нигмәдзянова Рәзинә (җитәк. Нигмедзянова Наиля Мухаметовна), Гаттарова Инзилә,Сафина Алсу  (Ахметова Рәсимә Галихановна җит.), Олы Арташ төп мәктәбеннән Гаянова Зәлия  (Гаянова Венера Нәҗиповна җит.),Тимершык урта мәктәбеннән Хөсәенова Таңсылу    (Фальванова Айгөл Фидаилевна җит.),Килдебәк урта мәктәбеннән Гулманова Камилла  (Латипова Альфира Миннебаевна җит.), Сәләтле балалар мәктәбеннән Муртазина Гүзәл (Валиева Резедә Рахматулловна җит.) актив катнашкан өчен  Диплом белән бүләкләнделәр. Олы Шыңар урта мәктәбенең Фәннүр Әхсән улы Галимов җитәкчелегендәге "Зифа” вокал ансамбле 2 нче турга узып, ”Вокал” номинациясендә 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.Шулай ук,әлеге мәктәптән,Әлфия Кыям кызы Шайдуллина җитәкчелегендәге "Илһам” коллективы "Нәфис” сүз номинациясендә 1 нче дәрәҗәдәге дипломга,”Фольклор” номинациясендә "Каз канаты” коллективы (Әлфия Кыям кызы Шайдуллина җитәк.) 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды,Шәмәрдән лицеенан Сафина Роза Карямовна укучыларының "Декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендә коллектив эше 4 нче ноябрь көнне "Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак әлеге фестивальнең Гала-концертында чыгыш ясаячаклар.
Просмотров: 546 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]