Туган көнең белән, Шамил абый,
Чәчәк белән тулган каберең…
Искә алып без дә килә алмасак,
Кемнәр белер КЕШЕ
кадерен?!
Әкрен генә бара дөнья Сезсез
Шул ук сулар, шул ук чишмәләр…
Ләкин… Төссез Сездән башка дөнья,
Бар да сагынып Сезне көтәләр.
Кайтмассыз шул инде, Шамил абый,
Бакыйлыкка күчкән җаныгыз
Күктән карап күзәтәсез кебек:
«Үлгәннәрнең, дуслар, исән чакта
Кадерләрен белеп
калыгыз!»
Сары чәчәкләрем… Сезнең өчен
Сары чәчәк – сагыш билгесе.
Сезне сагынганга үстердем шул
Аларның да сары төслесен.
Гөлнәзирә Нигматова
Югары Симет