Сәләтле укучылар тәрбияләү, белем алу ихтыяҗын үстерү һәм, гомумән, укучыларга тирән һәм төпле белем һәм тәрбия бирү - безнең төп эш юнәлешләренең берсе. Шунысы куанычлы, район укучылары уку программасын үзләштерүдән тыш иҗади, эзләнү эшләре белән дә теләп шөгыльләнәләр; район, республика күләмендә үткәрелгән бәйге, конференцияләрдә актив катнашып киләләр. Агымдагы уку елы дәвамында да аерым эзләнү эшләре укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү, фәнни-эзләнү эшчәнлеген оештыру юнәлешендә республика конференцияләре һәм бәйгеләренә тәкъдим ителделәр һәм матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Әлеге хезмәтләрдә, әлбәттә, укытучының да роле зур. Укучыларны фәнни-гамәли конференцияләргә уңышлы әзерләү укытучылардан укучы-укытучының хезмәттәшлеген һәрдаим иҗади оештыруларын таләп итә. Район мөгаллимнәренең күпчелеге бу таләпне гамәлгә ашырып хезмәт куя.
Просмотров:
730
|
Добавил:
admin
|
Дата:
03.06.2011
|
| |