Главная » 2012 » Февраль » 03
 Озайтылган көн группасында йөрүче укучылар арасында үткәрелгән кроссвордлар бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә яңа уңышлар, зур җиңүләр, бәйгеләрдә актив катнашуыгызны телибез!
 
Просмотров: 1039 | Добавил: Fidane | Дата: 03.02.2012 | Комментарии (0)

Район конкурсына барлыгы 8 проект эше тәкъдим ителде. Болар: Олы Кибәче урта мәктәбеннән Измайлова Г.М, Эзмә урта мәктәбеннән Нәбиева З.Т.,Саба кадет- интернат мәктәбеннән Загидуллина Ч.Ф.,Тимершык урта мәктәбеннән Фазылова Г.Ж.,Корсабаш урта мәктәбеннән Шәймурзина Р.Н.,Юлбат урта мәктәбеннән Агелова Р.З.,Килдебәк урта мәктәбеннән Исмәгыйлова Л.М.,Т.Шытсу урта мәктәбеннән Әхмәдуллина С.С.,Шекше урта мәктәбеннән Гарифуллина Г.Р. эшләре. Конкурсның барлык таләпләренә туры китереп төзелгән Г.Р.Гарифуллинаның проект эше (1нче урын) Казанга җибәрелде. 2,3нче урыннарга Фазылова Г.Ж.,Шәймурзина Р.Н.проектлары лаек булды. Конкурста катнашучыларга куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәт,башка мәктәпләрдәге балаларга профориентация бирү өчен җаваплы хезмәткәрләрнең активрак булуларын теләп калабыз.

Просмотров: 950 | Добавил: Fidane | Дата: 03.02.2012 | Комментарии (0)

2012 елның 6 январенда Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә Казан (Идел буе) федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Яшел Үзән мәгариф идарәсе укучыларның Каюм Насыйри исемендәге X төбәкара фәнни-гамәли укуларын үткәрде. Әлеге чарада Юлбат урта мәктәбе укучысы Кәримова Гүзәл(укытучысы Галимуллина Д.Г.), Түбән Шытсу урта мәктәбеннән Якупова Айзирә (укытучысы Мусина Җ.Х.), Нургалиева Рания (укытучысы Гәптерәкыйпова Д.Ә.), Хәбибуллина Айсинә (укытучысы Нүриәхмәтова Д.Р.) катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Грамота һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Саба районы укучыларының һәм фәнни җитәкчеләренең хезмәтенә югары бәя бирелде.
Просмотров: 1311 | Добавил: Fidane | Дата: 03.02.2012 | Комментарии (0)