Главная » 2012 » Октябрь » 19
Саба районында 15-18 нче октябрь көннәрендә мини-футбол буенча зона ярышлары уздырылды. Ярышта районыбызның барлык 23 мәктәбе катнашты. Алдагы этапка узу өчен кызлар һәм егетләр командалары матур уен күрсәтү белән беррәттән, кискен көрәш алып бардылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Шәмәрдән зонасыннан Шәмәрдәннең кызлар һәм егетләр командасы, Шыңар зонасыннан Симетнең кызлар, Мичәннең егетләр командасы, Саба зонасыннан Саба кадет-интернат мәктәбенең кызлар, гимназиянең егетләр командасы, Кибәче зонасыннан Икшермәнең кызлар, Кибәче мәктәбенең егетләр командасы алдагы этапка үттеләр. Финал ярышлары Лесхозда 20 октябрь көнне уздырылачак. Барлык командаларга уңышлар теләп калабыз!
Просмотров: 502 | Добавил: Fidane | Дата: 19.10.2012 | Комментарии (0)