
Мәктәп укучыларының I Спартакиадасы декабрь аеннан апрель аена кадәр дәвам итте. Ул үз эченә көрәш, чагңыда узышу, шорт-трек, волейбол, хоккей, бадминтон, йөзү, җиңел атлетика ярышларын алган иде. Республика этабында районда беренче урын алган мәктәп командалары катнашты. Көрәш бунча Сабабаш төп мәктәбе, волейболда Шәмәрдән лицее, бадминтонда Завод-Нырты урта мәктәбе, чаңгыда узышу, шорт-трек, хоккей, йөзү һәм җидел атлетикада Саба гимназиясе командалары район данын яклап чыгыш ясадылар. 42 команда катнашкан әлеге Спартакиадада Саба районы укучылары, бары тик Мамадышлыларга гына оттырып, икенче урынны яуладылар.
...
Читать дальше »