
24 нче ноябрь көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында VI Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсының йомгаклау туры узды. Мәртәбәле жюри йөздән артык укучы арасыннан иң-иңнәрен сайлады. Шәмәрдән лицееның 8 нче А сыйныфы укучысы Хабибуллина Гөлназ да җиңүчеләр арасында. (Укытучысы Закирова Ә.М.) Ул 2нче урынга лаек булды,аңа диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Иҗади уңышлар сиңа, Гөлназ!