24 декабрь көнне, Юлбат урта мәктәбе укучысы - республика һәм халыкара бик күп иҗади конкурслар җиңүчесе Райнур Мансуров Мәскәүгә Президент елкасына китте. 25е көнне алар Рәсәй башкаласы Мәскәүнең истәлекле урыннары белән танышып йөриячәкләр, ә 26декабрь – Чыршы бәйрәмендә кунакта булачаклар. Райнурга күңелле яллар телибез. Бу тантана аны яңа иҗат уңышларына рухландырсын дигән теләктә калабыз. Хәерле юллар сиңа, Райнур!