Агымдагы елның 2 нче март көнендә Сәләтле балалар мәктәбе базасында урнашкан психологик үзәктә тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, психологлар, логопедлар өчен утырыш үткәрелде. Көн тәртибендә каралган төп сорау - укучылар һәм студентлар өчен социаль-психологик тестлар үткәрү тәртибе булды.