30нчы гыйнвар көнне Казанда татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Бу бәйгедә Саба гимназиясеннән Низамутдинова Илүзә (укытучысы Газиянова Р.М.), Олы Шыңар урта мәктәбеннән Сөләйманова Динә (укытучысы Мөхәммәтова С.М.), Олы Кибәче урта мәктәбеннән Шакирова Гөлназ (укытучысы Сафина С.З.), Килдебәк урта мәктәбеннән Валиәхмәтова Алисә (укытучысы Латипова Р.А.) һәм Эзмә урта мәктәбеннән Гибадуллина Айзилә (укытучысы Хадиева Г.Ә.) призлы урыннарга ия булдылар.
Җиңүчеләрне зур уңышлары белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә уңышлар, максатларының тормышка ашуын теләп калабыз.