Рус телле укучылар өчен татар теле буенча узган республика олимпиадасының йомгаклау этабында безнең район укучылары сынатмады. Иштуган урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Денисова Зарина җиңүче (укытучысы Галиахметова Г.Н.), Сәләтле балалар мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Осипова Ангелина, Шәмәрдән лицееның 9нчы сыйныф укучысы Маркелова Анна призлы урыннар алдылар.
Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек һәм иҗади уңышлар телибез.