Главная » 2012 » Февраль » 22 » Директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләренең район семинары
14:50
Директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләренең район семинары
21 нче февраль көнне Шәмәрдән лицеенда тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләренең район семинары үтте. Хәзерге заман мәктәбендә федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында сәламәтлекне саклау эшчәнлеге системасын үстерү максатыннан оештырылган семинарда сыйныф җитәкчеләре Шакирова Л.Т., Нурмухаметова Р.Ф., Назмутдинова Э.Г., лицей психологы Рахманова А.А.лар катнашучыларга проект эше һәм дәрес-практикум тәкъдим иттеләр. Лицейда эшләп килүче курчак театр студиясе тарафыннан оештырылган спектакль(җитәкчесе Емельянова Люция Муллануровна), спорт секцияләренә йөрүче укучылар катнашында "Спорт йолдызлары парады” чыгышлары күрсәтелде. Лицейның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Емельянова Ләйсән Мәҗитовна мәктәптә профилактик чаралар оештыру буенча мастер-класс күрсәтте. Төркемнәргә бүленеп эш алып барылды, диагностика үткәрелде. Мәгълүмати-методик үзәк методисты Хасанова А.А. тема буенча чыгыш ясады, семинар эшенә йомгак ясап, алдагы эшкә бурычлар билгеләде. Семинардан эшлекле тәҗрибәне һәркем мәктәп – гимназияләрдә дәвам итәргә хәбәрдар калды.
Просмотров: 563 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]