Главная » 2014 » Май » 8 » Бадминтон буенча мастер-класс
09:15
Бадминтон буенча мастер-класс

  

7 нче май көнне Тимершык урта мәктәбе базасында бадминтон түгәрәге җитәкчеләре өчен мастер-класс булып узды. Беренче өлештә Г.Х.Зарипова, бадминтон түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар ярдәмендә, күнегү төрләрен, укытуда кулланырга мөмкин булган күнекмәләрне күрсәтеп, аңлатып үтте. Икенче өлештә Казанда үткән курсларда белемнәрен күтәреп кайткан тренерларга сүз бирелде. Алар, видиороликлар ярдәмендә, алган белемнәре белән уртаклаштылар. Бадминтон түгәрәге җитәкчеләре күрсәтелгән шөгыльләнү төрләрен теләп башкардылар һәм укучыларны өйрәтү процессында куллану өчен файдалы мәгълүмат тупладылар. Ахырда һәр катнашучыга методик кулланма бирелде.

Просмотров: 706 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]