Главная » 2011 » Май » 6 » Баскет – шоу
16:28
Баскет – шоу
30 нчы апрель көнне Килдебәк урта мәктәбендә район беренчелегенә 1998 – 2000 нче елгы укучылар арасында "Баскет – шоу” уены үткәрелде. Район турына үз зоналарында беренче, икенче урынны алган 8 команда (Тимершык, Шыңар, Икшермә, Сатыш, Корсабаш, Юлбат урта мәктәбе, Шәмәрдән лицее һәм Саба гимназиясе) килде. Команда составында 5 малай, 5 кыз иде. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: беренче урынны Тимершык урта мәктәбе командасы (укытучысы - Шакиров Ш.Х.), икенче һәм өченче урыннарны Шыңар урта мәктәбе (Мухаметгалиев И.Ф.) белән Саба гимназиясе (Гафиятуллин Р.Р.) командалары бүлеште. Җиңүче командалар грамота, акчалата бүләк һәм медаль белән бүләкләнделәр.
 Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү үзәге.
Просмотров: 545 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]