"Татарстан урманнарын саклыйк!” дип аталган V республикакүләм ачык конкурста районыбызның төрле мәктәпләреннән укытучылар һәм укучылар үз эшләре белән катнашканнар иде. Анда «Минем Татарстанымның гүзәл урманнары» (рәсемнәр, листовкалар, газеталар, табигый материалдан эшләнмәләр), "Әдәби иҗат”, «Табигать яңа форматта» (компьютер презентацияләре и видеороликлар), "Укытучыларның методик эшкәртмәләре”, "Халыкара урманнар елына багышланган урман һәм экология проектлары” номинацияләре буенча эшләр каралды. Җиңүчеләр 28нче май көнне Казан шәһәренең 141нче урта мәктәбендә урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелүче бүләкләнү тантанасында катнаштылар: «Рәсем» номинациясендә - «Минем Татарстанымның гүзәл урманнары» - Нотфуллин Илназ - 1 урын (Тимершык урта мәктәбе, укытучысы - Габтрахимов Марат Наилевич), Зәйнәгыева Зәлинә – 3 урын (Шекше урта мәктәб
...
Читать дальше »