Главная » 2012 » Февраль » 21 » “Костер” укыту-сәламәләндерү үзәге активистларны җыйды
15:14
“Костер” укыту-сәламәләндерү үзәге активистларны җыйды
17-19 нче февраль көннәрендә Биектау районында урнашкан "Костер” укыту-сәламәләндерү үзәгендә Пионерия хәрәкәтенең 90 еллыгына багышланган җыен-киңәшмә булып узды. Анда Шекше урта мәктәбеннән педагог-оештыручы Габдрахманова Резеда Маннан кызы, районыбызның иң актив укучылары район балалар думасы спикеры Саба кадет-интернат мәктәбенннән Газизова Илзирә һәм Саба гимназиясеннән Әхмәгалиева Алинәләр катнашты. Ике көн дәвамында барган бу очрашуны Татарстан Республикасы Варислар оешмасы председателе Фёдоров Семен Петрович ачып җибәрде һәм эш планы белән таныштырды. Укучылар дүрт отрядка бүленде, аларга әйдаманнар билгеләнде. Ә җитәкче булып килгән педагоглар аерым план нигезендә эшләделәр. Активистлар үзләре укыган мәктәпләрнең балалар оешмасының эше турында презентацияләр якладылар, яңа уеннар өйрәнделәр, анкеталарга җаваплар бирделәр, шулай ук барабан кагу, быргы кычкырту буенча мастер-класста катнаштылар. Районнардан алып килгән экспонатлардан бай күргәзмә төзелде. Педагогларга да, укучыларга да иң ошаганы гитара белән пионер җырларын җырлау булгандыр. Алар шушы җырларны җырлау буенча ярышта да катнаштылар. Арча педагогия көллияте укытучылары Ханафиева Кадрия Бәдриевна һәм Габидуллина Мәгудә Накиповна белән очрашу һәркемдә зур тәэсирләр калдырды. Алар Пионерия тарихы , элеккеге пионерлар турында бик кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр. 19 май көнне Пионерия хәрәкәтенә 90 ел тула. Шул көнне үткәреләчәк зур слетны үткәрү буенча педагогларның һәм укучыларның фикерләре тыңланды. "Костер”да үткән бу көннәр мәгълүматка бай булды һәм һәркемгә ошады .
Просмотров: 683 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]