Главная » 2014 » Декабрь » 2 » Бию коллективларының яңа уңышлары
10:55
Бию коллективларының яңа уңышлары

Яр Чаллы шәһәрендә 30 нчы ноябрь көнне «Бәхет йолдызы» ачык республика-татар милли сәнгать фестиваль - конкурсы булып узды.  Әлеге бәйгедә безнең районнан да бию коллективлары уңышлы катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдылар.

Юлбат урта мәктәбенең “Модерн” бию коллективы (җитәкчесе Давлетшина Альмира Фоатовна) -  II дәрәҗә ДИПЛОМ.

Сатыш урта мәктәбенең  “Бәхетле балачак” бию коллективы (җитәкчесе Аухадиева Нурания Әюповна) - II дәрәҗә ДИПЛОМ

Килдебәк урта мәктәбенең “Бисеринка” бию коллективы (җитәкчесе Сафина Гүзәл Ракиповна - I дәрәҗә ДИПЛОМ

Саба гимназиясенең “СӘЙЛӘН” бию төркеме (җитәкчесе Гаррапова Гөлчәчәк Хаҗимөхәммәтовна) - II дәрәҗә ДИПЛОМ

Афәрин, егетләр – кызлар! Киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын талантлы яшьләребезгә. 

 

Просмотров: 648 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]