Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Ел укытучысы - 2012" йомгаклары
09:53
"Ел укытучысы - 2012" йомгаклары
Укыту - тәрбия процессында укытучының статусын күтәрү, аларның иҗади активлыгын үстерү максатыннан районда "Ел укытучысы - 2012” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә районның 23 мөгаллиме катнашты. Конкурс положениесе нигезендә педагогларның эш тәҗрибәсе анализланды, бәяләнде. Бәйгенең 1 этабында 22 конкурсант төрле фәннәр буенча дәрес үрнәкләре тәкъдим итте. Әлеге сайлап алу турыннан соң 5 укытучы финалист исеменә лаек булдылар. 14 февраль көнне финалистлар арасында класс сәгате һәм мастер – класслар буенча бәйгенең икенче этабы үткәрелде. Барлык үтелгән этаплардан тупланган баллар буенча җиңүчеләр билгеләнде:
I урын – Багавиева Гөлшат Нәкыйповна, Саба гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы
 II урын - Назмутдинова Энҗе Габдрафиковна – Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныф укытучысы
III урын - Хилалутдинова М.С. – Килдебәк урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
 Кызыксындыру бүләгенә лаек булучылар: Галиахметова Ильмира Мөдәрисовна – Олы Кибәче урта мәктәбенең технология укытучысы һәм Галихузина Гөлназ Фәридовна – Саба кадет интернат - мәктәбенең информатика укытучысы.
 Шулай ук "Педагогик осталык” номинациясендә җиңүчеләр дә билгеләнде:
 1. Махиева Фәүзия Масгутовна – Югары Симет урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы
2. Марданов Альберт Мидхатович – Сатыш урта мәктәбенең технология укытучысы 3. Мөхәрләмова Зөбәрҗәт Маликовна – Сабабаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Барлык катнашкан педагогларны һәм җиңүчеләрне бәйгенең тәмамлануы белән тәбрик итәбез. Багавиева Гөлшат Нәкыйповнага исә район данын яклауда осталык, уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.
Просмотров: 731 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]